Русча сәхифә          
English                      
 
3 нче корылтайда ясалган чыгыш
 
Татарлар өстендә рәнҗеш ята
 
Пәйгамбәрләр таяк тотып куып йөрмәгән
 
Бурашбәкләр  рухы  тынычмы
 
Сак булыгыз: ИСЛАМ!
 
Халыкларны карасу аермасын
 
Ташкент
 
 Мәшһүр даталар
Краткий словарь суфийских терминов
 
Заказывайте книги
 
Наш e-mail
 
Гостевая книга
 
Ссылки
 
 

Яңалыклар 2007:  1  2  3  4  5  6  7  8  9  10 11 12

Апанай мәчете

Пәйгамбәрләр таяк тотып куып йөрмәгән

- Татарстан мәдрәсәләрендә гакыйдәне үзебезнең традицияләр буенча укытмыйлар, читләр йогынтысы көчле, диләр. Традицион гакыйдә без нинди булган соң? Шушы сорау белән без башкалабыздагы Солтан мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Бикчәнтәевкә мөрәҗәгать иттек. Камил хәзрәт үз заманында Госман, Габдулла хәзрәтләр белән бергә Бохара мәдрәсәсен тәмамлаган кеше. Байтак еллар Казан шәһәренең баш казые булып торды. Егерме елдан артык имамлык вазыйфасын башкарган кешегә инде бүтән укымаска да була кебек. Күпләрне аптырашта калдырып (хәер, моны заман таләбе дип тә карарга була), былтыр ул читтән торып Россия Ислам университетының теология факультетында укый башлады. Гыйлем алудан туймаган кешегә ислам дине мәсьәләләренә кагылышлы шушындый сорау белән мөрәҗәгать итүебез гаҗәп булмас.

- Гакыйдә ул - ышану билгесе, дәрәҗәсе. Һәрбер кеше ышанып яшәргә тиеш. Адәм баласы әйбергә, ниндидер сынымнарга табынырга, ышанырга мөмкин. Мөселман кеше Алланың барлыгына, берлегенә ышанып яши. Безнең бабаларыбыз да шул нигездә торган. Дөрес, алар христиан динен дә өйрәнгән. Аңа хәтле Муса галәйһиссәлам дине белән дә кызыксынган. Бергә яшәү мәгънәсенә туры килмәгәч, бабаларыбыз үз теләкләре белән ислам динен кабул иткән.

Ислам динендә ышану төшенчәсе, фикерләү юллары берничә төрле. Әйтик, ислам дәүләтләре, халифәлек булып торган, яшәгән вакытлар бар. Бездәгечә башка диндәгеләр белән аралашып яшәгән мөселманнар бар. Алар бөтенесе дә Аллаһ каршында мөселман санала. Шул ук вакытта мөселманнар арасында азчылыкны тәшкил итүче христианнар да яшәгән. Алардан ике нәрсә таләп ителгән. Уз гореф-гадәтләрен, диннәрен саклый, әмма дәгъват белән шөгыльләнү тыела. Җирләрен, мөлкәтләрен саклаган өчен дәүләткә салым түләү, әлбәттә, мәҗбүри. Ышану тәртибенә килгәндә ул элекке заманга туры килергә, яки аз гына үзгәреш кичерергә мөмкин. Ислам дине һәр заманга, һәр урынга, һәр халыкка муафыйк.

Ышану тәртибенә килик: әйтик, Согуд Гарәбстанында еллар буе яңгыр яумый. XIX гасырда яңгыр яудырырмы, юкмы, дип Ходайдан көтеп торганнар. Өстәмә намазларын да укыганнар, сәдакаларын да биргәннәр. Аллаһыга рәхмәт: яуган, икмәк булган, ашаган, яшәгән. Хәзерге заман белән чагыштырып карасаң, шул ук җирләр, шул ук халык. Тик яңгыр яумый торса, техникасын алып килеп, ашламасын кертә, суын сибә дә, фәлән хәтле ашлык алачакбыз, дип әйтеп куя. XIX гасырда бер Алладан гына өмет иткән мөселман инде XX-XXI гасырда техникасына таяна, үзем булдырдым, ди. Әмма аның ышануы асылда элеккечә кала.

Матуриди хәзрәтләренең игътикад мәсьәләләрендә бу нәрсә каралган. Ни кызганыч, мәдрәсәләребездә ул өйрәтелми. Ышану тәртипләре төрле, аларны өйрәнүдән зыян юк. Аллаһны тану юллары мең ел дәвамында канга сеңгән бит инде. Матуриди хәзрәтләренең өйрәтүенчә, мөселман дәүләтләрендә ислам динен тарату өчен толерантлык-сабырлык каралган. Ягъни дин кабул итү ирекле. Дингә чакыруда көчләү, мәҗбүр итү булмаска тиеш. Бәгъзе бер җирдә исламны экстремистик юл белән тараталар. Соңгы вакытта кайбер җирләрдә террорчылык алымнары кулланылуы да сер түгел. Башка халыкларга, чит диндәгеләргә ислам динен аңлату күркәм мәгънәдә булырга тиеш. Башкаларны да Аллаһы тәгалә яралткан бит. Минеке дөрес, синеке дөрес түгел, дип сүз йөртү хата. Шул ук вакытта татар традицияләренә генә таянып ислам динен өйрәнеп була дию (игътикад җәһәтендә) бигүк дөрес булмас.

- Заманнар узу белән ышануның акценты үзгәрә дип аңларгамы инде?

- Әйе, ышану нигездә кала, Алла бирсә дигән тәгъбир сирәгрәк әйтелә башлады, әссәламегаләйкем дип сәламләүләр төшеп калды диярлек. Алар бит һәммәсе иманга тәэсир итә торган гыйбарәләр. Кешеләр арасында мөгамәлә кору тизләште. Бер кешене гаеп итү яки аклау җәһәтендә хокук яклау элементлары күбрәк кулланыла. Хәзер хокук яклау мәсьәләсе күп җирдә алга чыга. Аллага ышану җәһәтендә болар акцентны үзгәртә, әлбәттә. Шулай булгач, татарча гакыйдә, татарча ышану дигән нәрсә бигүк дөрес булып бетмәс.

- Безнең мәдрәсәләрдә гакыйдә Матуриди хәзрәтләре традицияләре буенча гына укытылырга тиешме?

- Һичшиксез шәкертләребез Матуриди өйрәтүләрен төпле белергә тиеш. Аннан соң чагыштырып карау өчен, башкаларның позицияләрен дә өйрәнергә, белергә кирәк. Безнең мәдрәсәләрдә Матуриди хезмәтләрен укыту тиеш, ваҗиб. Үзгәрешләргә каршылык юк анда. Сабыр итә белү таләпләре дә бар. Кырыслык юк. Әйтик, хатын-кызларга пәрәнҗә ябынып йөрмәү харам кылынмаган. Мәсәлән, ваһһабчылар машинада йөргәндә тизлекне арттыру аркасында бәрелеп вафат булган кешеләрне җеназа укып күмү дөрес түгел диләр. Җәмгыять тарафыннан кабул ителгән юл кагыйдәләрен бозу шәригатьне дә бозу дип аңлатыла, Хөкүмәткә үзенә күрә бер төрле илаһилык сыйфатлары бирелә аларда.

Ә без мондый карарга килү дөрес түгел, бу бәндәчелек сыйфатына бәйле дибез. Бу бер хаталык кына булган, дип без мәрхүмне Аллаһ хөкүменә калдырабыз. Синең каршыңда Аллаһы тәгаләнең барлыгын инкарь кылган булса гына бездә мәрхүмгә җеназа укылмый.

- Согуд Гарәбстанындагы Әр-Рияд университетында гакыйдә нинди метод, кем традициясе буенча укытыла?

- Аларда Матуриди традициясе буенча да, Тахави традициясе буенча да укыталар. Бу икенче традиция аларның яшәү рәвешенә туры килә. Ислам аларда Хөкүмәт дине булгач, еш кына уйлау, фикерләү таләп ителми. Барысын да Хөкүмәт уйлаган, исәпләгән, сиңа кайгыртырга кирәкми. Адәм баласына үтәү, башкару вазыйфасы гына йөкләнә. Бездә исә төрле диндәге халыклар бар. Бигрәк тә православ диненә карамаучылар уйларга тиеш була. Уйлаудан максат - шәригать кысасында калырга кирәк. Шушылай фани закон да бозылмый, Аллаһыга каршы да килми торган яшәү рәвеше формалаша. Шул ук вакытта Согуд Гарәбәстанында яшәү рәвеше белән безнең яшәү рәвеше аерылып тора. Алар таләп иткән бәгъзе бер әйберләр безнең яшәү рәвешенә туры килми. Мәсьәлән, аларда кырык градус эссе, ә бездә кырык градус суык. Алар бер күлмәкчән намаз укый ала. Бездә кышын мәчеттә булсаң да, свитер, бәйләм киеп укырга туры килә. Аларда госел коену бик ансат: теләсә кайсы бер җирдә дүрт ягыңны томалыйсың да коенасың. Ә бездә көзен-кышын җылытылган бер бина кирәк.

Безнең Аллаһыга каршы килми торган, өч-дүрт кысага керә торган фикеребез булырга тиеш. Дөрес, XIV-XV гасырларда яшәгән Тахави хәзрәтләрнең фикере дә акцент кую, шәрехләү мәгънәсендә бераз гына үзгәргән. Согуд Гарәбстанында укыган егет монда кайтып аларның яшәү рәвешен өлге итеп куя. Ә бу безнең халыкның яшәү рәвешенә туры килми. Ислам исә бер. Тахави хезмәтләренең бүгенге аңлатмасын, ничек шәрехләүләрен, билгеле, монда кайтып ул ихлас сөйли. Анда ничек кабул иткән, монда да шулай булырга тиеш дип аңлатмакчы. Яшьләребез бит мәгълүматны бернинди тәнкыйть итәгеннән үткәрмичә, турыдан-туры кабул итә. Егетләребезне монда, үзебездә Ш.Мәрҗани, Г.Курсави хәзрәтләре фикерләрен җиткереп укытсалар, гакыйдә рәвеше, үзебезчә булыр иде.

Заманына карата Шәригатьне аңлау, Аллаһыны дөрес итеп тану кирәк. Бер позицияне кабул итәсе килмәсә, башка остазларга мөрәҗәгать итә ала шәкертләребез. Бу да бик мөһим.

- Кеше үзен чын мөселман дип уйлый ди. Шул ук вакытта ата-анасы, туганнары биш вакыт намаз укымаса...

- Лә илаһы илаллаһы, Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһу дисәң, Аллаһының әмерен үтәргә, мөселманча яшәргә тиешсең. Үзең Аллаһ кушканнарны үтәгәч, якын-тирәдәгеләрең дә үтәргә тиеш, дип уйлыйсың, билгеле. Үтәмиләр икән, син аларга үгет-нәсыйхәт бирергә тиеш. Әмма мәҗбүр итәргә хакы юк. Аларның җәннәттәге, җәһәннәмдәге урыны аерым. Алар аны үзләре сайлый. Пәйгамбәрләр дә, галимнәр дә төшенчә генә биргән, таяк белән куып йөрмәгән. Әти-әнисе аныңча яшәргә телми икән, йә өеннән чыгып китә, йә кырыйдарак үзенчә тормыш кора. Әмма ләкин әти-әнисен мәҗбүриләргә тиеш түгел. Күркәм сүз, күркәм әдәп, гамәл булганда, бу үзе үк зур йогынты ясый лабаса.

- Мәдрәсәне тәмамлап кайттым, абый өйдә берәү белән "салып" утыра. Әгәр аракы эчүдән арынмасаң, мин бу өйнең бусагасын башка атлап кермәячәкмен, дип чыгып киттем, - дип сөйләгән иде миңа бер хәзрәт.

- Ул хаксыз. Пәйгамбәрләребез кяферләр арасында яшәгән, аларны ислам диненә дәгъват кылган. Болай кискен кылану мөселман кешегә килешеп бетми. Син минем сүземә колак салмыйсың икән, мин дә сине тыңламыйм, дип әйтү еракка карый белмәү, кыска акыллылык ул. Кешеләр арасына, җәмгыятькә керергә кирәк. Әдәп-әхлакны, Аллаһының сүзен өскә куеп аңлатып бирә ала торган дәрәҗәдә булырга тиешсең. Болай хисләнүгә юл куярга ярамый. Ишекне шап итеп ябып чыгып китү ансат ул.

Әңгәмәдәш - Рәшит Минһаҗ

Апанай мәчете Татарстан башкаласы Казан шәһәренең иң борынгы мәчетләренең берсе. Ул 1767 елда әби патша рөхсәт биргәннән соң төзелә башлый. Пролетарийлар диктатурасы чорында мәчет бик нык зыян күрә. Манарасы, михрабы, идәннәре, тәрәзәләре ватылып, ул ике катлы бинадан өч катлы итеп үзгәртелә. 1995 елда мөселман җәмгыятенә кайтарып бирелгәч, катлаулы реставраөия эшләре башланды. Бүгенге көндә Апанай мәчетенең манарасы, михрабы, идәннәре, тәрәзәләре, түбәсе яңадан корылды. Әмма эчке һәм тышкы ягын штукатурлау, бизәү эшләренә, җылыту системасын ясауга финанс чаралары җитми. Мөхтәрәм кардәшләр! Мөмкинлегегез булса, Апанай мәчетен төзекләндереп бетерүгә үз өлешегезне кертүегезне үтенәбез. Сезнең ярдәмнәрегезне Аллаһы тәгалә садакаи җария итеп кабул кылса иде, төзекләнүче мәчетебез хезмәт итү дәверендә сезгә өзелгесез саваплар вә бәрәкәт килеп торса иде, дигән догада калабыз.
Садакаи җариягезне Апанай мәчетенә китереп бирергә, адресы: 420022, Казан, К.Насыйри урамы, 27, телефон: 843 2934292, яки түбәндәге хисап номерына күчерергә мөмкин:
 Мусульманская община при Апанаевской мечети
ИНН 1659007433 КПП 165501001 ОКПО 27824309
Банковские реквизиты р/с № 40703810300000000035 в АКБ «БТА-Казань» (ОАО) г. Казани,
к/с банка 30101810900000000798 БИК банка 049205798

  Rambler's Top100

[Домашняя] [Символ веры] ["Богоискательство"] ["Вечный двигатель"] [Матрица сердца] [Магрифат] [Мактубат] [Накшбандия]

 [Качества суфия] [Краткий словарь] [Книги почтой] [Мазхабы] [Ханафитский мазхаб] [Таклид] [Посещение могил] [Савап усопшим]