Русча сәхифә          
English                      
 
3 нче корылтайда ясалган чыгыш
 
Татарлар өстендә рәнҗеш ята
 
Пәйгамбәрләр таяк тотып куып йөрмәгән
 
Бурашбәкләр  рухы  тынычмы
 
Сак булыгыз: ИСЛАМ!
 
Халыкларны карасу аермасын
 
Ташкент
 
 Мәшһүр даталар
Краткий словарь суфийских терминов
 
Заказывайте книги
 
Наш e-mail
 
Гостевая книга
 
Ссылки
 
 

Яңалыклар 2007:  1  2  3  4  5  6  7  8  9  10 11 12

Апанай мәчете

Сак булыгыз: Ислам!!!

Без үткән юл

Татарларның борынгы бабалары Ислам динен рәсми рәвештә моннан 1118 ел элек кабул иткән. Бу Идел Болгарстаны башкаласы Биләрдә була. Дөрес, хәзер бу вакыйганы Болгарда билгеләп узалар, ләкин монысы башка мәсьәлә. Ә тарихчылар, татарларның борынгы бабалары хак динебезне моннан 1400 еллар элек үк, Пәйгамбәребез (с.г.в.) яшәгән чорда ук, сәхәбәләрдән кабул иткән дигән мәгълүматлар да җиткерә. Ләкин ул рәсми төстә булмаган. Чынлап та, Ислам динен кабул итү буенча рәсми делегация башында Багдад хәлифәлегеннән килгән Ибн Фазлан Болгарстанда мәчет-мәдрәсәләрнең инде гөрләп эшләп торганын күрә. Менә шул чордан бирле татарлар Ислам дине әһелләре булып тора. (Керәшен татарларына килгәндә, аларның да шулай ук, болгар чорларыннан ук христиан динендә булганлыгы турындагы мәгълүматларның хаклыгын бүген галимнәр раслый). 1400 ел эчендә татар-мөселманнар нинди генә хәлгә тап булмый: ул дәүләт югалтулар, көчләп чукындырулар, төрмә-монастырьлар, 17 гасырда ук шаулап манара кисүләр (18 гасырда бер Казан губернасында гына да 450 мәчет юкка чыгарыла), аннан соң Ислам диненең җәдитчелек белән бәйле яңа күтәрелеше, татарлар арасыннан чыккан, дөньяга танылган Муса Биги, Галимҗан Баруди, Морат Рәмзи, Шиһаб Мәрҗәни кебек дистәләгән дини галимнәребез барлыкка килү, Совет чорында исә яңадан урман кискән кебек, ил буйлап манаралар кисү, мулла-мәэзиннәрне юк итү, шул ук чорда качып-посып өйләрдә намаз уку, зиратта гаетләр уздыру. Үзгәртеп корулар башлангач исә, тагын манаралар күтәрү, дингә кайта башлау, иман яңарту… Кыскача гына татар мөселманнары тарихы менә шундыйрак. Соңгы чор исә барыбызның да күз алдында.

Яңа буын исламы

Мин мәктәптә укыганда мәчет-мәдрәсәдән кайтып кермәдем. Хәзер Казанда да җомга намазын калдырмаска тырышам. Казандагы 46 мәчетнең күбесендә булдым. Даими йөргән урыным башта Нурулла мәчете иде, аннары Мәрҗани, хәзер инде Әҗем мәчетенә барырга тырышам. Мәчет сайлауның сәбәбе гади: Нурулла университетка якын булса да, анда күбрәк урыс телле яшьләр йөри, миңа алар кызык түгел, Мәрҗани исә соңгы вакытта "современный"ланып китте һәм, гафу итегез, бизнесны хәтерләтә. Ә традицион һәм минем авыл рухыма килә торганы - Әҗем мәчете. Анда ак сакаллы бабайлар һәм нәкъ менә яшь вакытта авылда сеңгән гореф-гадәтләр. Ә мәчетләр Казанда хәзер яшьләр белән шыгрым тулы. Нурулла мәчете, гомумән, яшьләрнеке санала, чөнки вузларга якын. Тик иманга килгән шәһәр яшьләре урыс телле. Татарча белүчеләр дә шактый, әмма аралашу урысча. Ул гына да түгел, авыл картлары арасында күнегелгән гадәт: түбәтәй, җомга намазына дип кенә кия торган матур кием, утырып вәгазь тыңлау яшьләр арасында популяр түгел. Намазда ялан-аяклы, башы яланбаш, каядыр ашыккан, мәчеткә, шул җомга намазының ике рәкәгать фарызын тиз-тиз укып чыгарга кергән яшьләр күбрәк. Әлбәттә, моның Исламга каршы килмәве сер түгел. Ләкин йола юк инде. Моның сәбәбе шулай ук гади: борынгыдан килгән буыннар алмашы, бәйләнеш чылбыры өзелде. Совет чорында ике-өч буын динсез булды, хәзерге олылар да пенсиягә чыккач кына намазга басты. Элеккеге остазлардан дини йола белән милли йолалар кушылган, синтезлашкан тәгълимат юкка чыкты. Асыл муллаларыбыз юк ителгән иде. Шуңа яшь буын, пенсионерлар белән беррәттән күбрәк туксанынча еллар башында чит илләрдән белем алып кайткан имамнар тәрбиясендә үсә торды. Һәм яңа тәгълимат - ваһһабчылык (әлбәттә йомшартылган варианты, сәләфитчелек дип атасың да була) тамыр җәйде. Яңа "иманчылар" ата-бабаларыбыздан калган милли йолаларыбызны бидгать, начар гадәт иттереп бәяләде. Коръән мәҗлесләре, үлгәннәрнең өчесе, җидесе, кырыгын уздыру, бөти тагу кебек гадәтләр зур гөнаһлар исемлегенә кертелде. Шөкер, хәзер дин әһелләре моны аңлап алды һәм мондый "бидгатьләр"гә каршы килми. Рәсми идеологиясе ваһһабчылык булган Согуд Гарәбстаны кебек илләрдә бу йолалар булмаса да, татарда ул гасырлар буена, Ислам белән бергә үрелгән традиция иде. Хәзер "бидгать" эзләүчеләр азайды. Тик бер начар әйбер һаман татар өстенә ябышып калды. Ул да булса, яшь мөселманнар арасында туган телгә хөрмәт булмау. Исламда милләтләр юк дигән ваһабчыл идеология яшьләрне корбан итте. Милләт булмагач, нинди телдә сөйләшсәң дә ярый һәм вәссәлам. Инде, яшьләр татарча белмәгәнгә, күп кенә татар мәчетләрендә (мондый төшенчә дә бар) вәгазьләр урысча укыла башлады. Бу бәланең бер башы гына булып чыкты.

Исламда урыс проекты

Урысның күп кенә аналитиклары татар-мөселман яңарышын бик әйбәтләп өйрәнеп бара. Һәм салллы гына китаплар да чыгара. Ул идеологияләр, мулла-мөфтиләребезнең үзара мөнәсәбәтләре хакында. Соңгысы турында былтыр көзен Урыс праваслау чиркәвенең бер вәкиле Силантьев атакай саллы гына китап язды. Анда сүз соңгы унбиш елда Русиядә өлкә саен булган мөфтиләрнең һәм өч-дүрт баш мөфтинең үзара талашу-җәнҗаллары турында бара. Ләкин, мондый китап ачуны китерсә дә, әллә ни куркыныч түгел. Ә менә яңарыш идеологиясен анализлап, аңа каршы көрәшүче аналитиклар борчылырга сәбәп тудыра. Аларның берсе - Сергей Гродировский. Мин аның белән берничә мәртәбә күрештем, китапларын укыдым, лекцияләрен тыңладым. Бер мин генә түгел, күп кенә татар зыялылары һәм дин әһелләре аның иҗатын өйрәнде һәм… онытты. Ләкин, Русиядә Исламга карата сәясәт нәкъ ул язган якка тагын да яхшырак тәгәри башлады. Ә аның проекты "Русский Ислам" дип атала. Без, мөселманнар, әлбәттә, бөтен кешеләрнең хак диндә булуларын теләргә тиешбез. Шул исәптән, көмешкә эчеп аңгырайган күп кенә "старший братларыбызның да" иманга килүен. Ләкин, Гродировский урыс өчен кайгырмый. Аның эчен пошырган әйбер - Русия мөселманнары арасында татар факторы зураюы икән бит. Ә элеккеге Русиядә Ислам шул татар факторында торган да инде. Менә шушы хәллә кабатланмасын, ягъни татар телле Ислам күтәрелмәсен өчен, Гродировский әфәнде мәчетләрдә вәгазьләрнең урыс телендә баруын тели, моның өчен тиз арада урыс телле Ислами Югары уку йортлары, матбугат, китаплар булдыру өстендә эшли. Гомумән, Русиядәге, шул исәптән, Татарстандагы Исламнан татар телен кысрыклап чыгаруны максат итеп куя. Һәм Русия буйлап бу план җәһәт кенә гамәлгә куела. Русия шәһәрләрендә элек татар байлары төзегән, татар мөселманнар йөргән күп кенә мәчетләрдә вәгазьләр урыс телендә хәзер. Сәбәбен шундагы мәчет муллалары болайрак аңлата: халык үз туган телен белми. Ә үзләре өйрәтми дә. Мәчет каршында гарәп теле (язуы түгел) курслары ачалар да, ике-өч ай өйрәткән булалар. Ул телнең гади мөселманга ни өчен кирәге бар? Коръәнне оригиналда аңлар өчен өч ай вакыт өйрәнү генә җитми, анда энциклопедик белем кирәк. Димәк, сәбәп халыкта түгел, ә Исламда милләтләр юк диюдә.

Ә урыс мөселманнары, милләт бар, ди

Соңгы елларда урыслар да Ислагма күчә башлады. Дөрес, ул берән-сәрән элек тә булган, ә хәзер исә бу процесс күзгә күренерлек. Хәтта ике-өч поп та Исламны кабул итте. Шуларның берсе турында алдарак тукталырмын. Ә хәзергә мөселман урыслары хакында. Кайбер татар мөфтиләре аларның санын йөз меңләп дип җибәрсә, белгечләр ике-өч меңнән артмый, диләр. (Шул ук белгечләр, христиан диненә күчкән мөселманнар йөз меңнәр белән исәпләнә, дип саный). Урыс мөселманнары меңме, йөз меңме, ләкин алар безнең татар яшьләреннән аермалы буларак, милләт юк, әйдә татарлар янына йөрик, дип тормый. Киресенчә, мөселман булып, урыс милләтен саклыйк, дисәләр генә бер хәл… Интернеттагы сайтларында, алар Русиядә бары тик урыслар гына яши дип бара!!! Ислам кабул иткән мөселман туганнарыбыз-урыслар менә ни ди?! Алар фикеренчә, Русия һәм Россия бер үк сүз, русские татары, русские башкиры, русские чеченцы дип әйтелергә тиеш. Интернетта аларның шактый көчле генә сайтлары бар. Менә шундый алар Ислам кабул иткән урыс-славяннарны туплый, киләчәккә планнар коралар. Ә планнары - киләчәктә хәтта аерым мөселман-урыс дәүләтчелеген булдыру. Әлбәттә, Русия кысаларында. Кайда була инед ул дисезме? Идел-Уралда!!! Алар фикеренчә, Русиядә Ислам, бигрәк тә шәһәрләрдә, урыс телле генә булырга тиеш.

Инде, өстә әйткән, Ислам кабул иткән урыс попы хакында. Күпләрегезнең Али Вячеслав Полосин дигәнне ишеткәне бардыр. Равил Гайнетдин тирәсендә чуала ул. Фәлсәфә фәннер докторы, ике дистә елга якын чиркәүдә поп булып эшләгәч, Исламның хаклыгын аңлап, иман китерде. Әй, Казанга чакырып, без аның лекцияләрен тыңладык, китапларын йотылып укыдык. Ә ул исә, мөселман булып та, шул ук урыс милләтчелегеннән әллә ни ерак китмәгән. Али Вячеслав абыебыз да русский татар, русский башкорт тарафдары икән бит. Бер дә, безнекеләр кебек, Исламда милләт юк дип йөрми.

Исламда милләт бармы?

Бар инде ул, милләтләр булгач, дине хак булгач, димәк, Исламда да, бу хакта сүз булырга тиеш бит. Коръәндә, Аллаһ сезне кавем-кавем итеп яратты, бер-берегез белән яхшылыкта ярышуыгыз өчен, дигән аять бар. Димәк, Аллаһ безне кавем-милләтләр итеп яраткан, безгә аерым-аерым телләр биргән икән, бу бит Ходайның рәхмәте. Ә безнең халык, үзен мөселман санап, Ходай рәмәтеннән баш тарта. Шул ук вакытта, 20 гасырда заман галиме дип танылган Бәдүиззмананның китаплары Русиядә тыелды. Ә бу галим, Исламда милләтләр генә түгел, хәтта ак, чиста, чиста, матур милләтчелек тә бар дип раслаган кеше. Безнең мөселман яшьләребез милләтчелекне түгел, хәтта милләтне танымый бит.

Ни эшләргә?

Берәүләр милләт юк, нинди телдә сөйләшсәң дә ярый дип йөргәндә, икенчеләр милли гореф-гадәтләребезне бидгать дип игълан иткәндә, чит милләтиләр русский татарин ясаганда, татар байлары акчасына салынган, гомере буе татарга хезмәт иткән мәчетләребез урыслашканда, татарга ни кала соң? Ну урыслашу, ләкин хак мөселман булу мөмкин инде. Ләкин, моның белән дә бит ризалашып булмый. Кайбер дин әһелләре һәм милли зыялылар бу хакта инде ике ел сөйләшүләр алып бара. Нәтиҗә исә шуңа кайтып кала: муллалар зыялыларны мәчеткә йөрмәүдә, зыялылар муллаларны телне хөрмәт итмәүдә гаепли. Алга китеш юк кебек. Тик менә узган айда Казанда узган бер җыен күңелдә кечкенә генә бер өмет чаткысы кабызды. Бөтендөнья татарлары конгрессы дин әһелләрен җыеп мәхәлләләр системасын торгызу мәсьәләсен тикшерде. Үрнәк итеп фин татарлары китерелде. Финнар арасында 200 елга якын яшәп тә, 800 бөртек татар туган телен дә саклап килә, татарча газета-китаплар да чыгара. Биредә дин тормыш-яшәеш формасы ителгән. Болар барысы да мәхәллә системасы эшләгәнгә. Казандагы җыенда да төрле сүз булды. Равил Гайнетдин, әллә нидән генә, татар мәхәлләсе була алмый дип киреләнә башлады. Башка дин әһелләре дә бик янып китмәделәр бу идея белән. Җыелыштан соң берничә журналист фикер алыштык. Муллаларның киреләнүен аңларга тырыштык. Ике икең - дүрт кебек булып чыкты: муллаларыбыз өстәмә эштән һәм мәхәлләләренә башкалар, бу очракта конгресс хуҗа булыр дип курка икән. эх бу беркатлылык һәм вак мәнфәгатьчелек!!! Ә шулай да, декабрьгә кадәр тагын бе утырып аңлашырга килештелерә. Өмет уты дигәнем шул инде.

Ә әлегә урыс телле Ислам безнең башларны ашый.

P.S. Шул ук вакытта, христиан миссионерлары татар телен бер дә чит итми. Дистә еллар буена татар телендә китаплар, Инҗил таратыла. Казанда яңа чукынган татарлар өчен (керәшеннәр белән бутарга кирәкми) татар телендә гыйбадәтләр алып баралар. Һәм менә соңгы яңалык: быелгы Мәскәү Сабантуенда Даниил Сысоев дигән атакай җитәкчелегендә, чатыр куеп утызлап христиан татар телендә китап тараткан. Татарча белмәгән Мәскәү татарлары өчен.

Рафис Җәмдихан.

Буыннар чылбыры зәгыйфь шул

Рафис үтә җитди мәсьәлә күтәргән. Дингә яңалык кертүчеләрне, ата-бабаларыбыз дөрес яшәмәгән, әнә гарәпләрчә көн күрергә кирәк диючеләрне адым саен очратам. Мәчетләребездә чалбар балакларын носкиларына кыстырган (безнең авылда көтүчеләр шулай йөри иде), я булмаса чалбар балакларын сызганган яланаяклы кешеләрнең минем яныма кереп басуы, кемдә ничектер, миндә матур хисләр уятмый. Шул паласка маңгаемны тидерергә читенсенә башлыйм. Кылдый-былдый бармаклы, киселмәгән каткан тырнаклы, шыксыз аякларга карамаска тырышып, белгәнемчә укып чыгарга тырышам намазымны. Әле синең янындагы шундый шыксыз аяклы бәндә торып баскан саен, сиңа яннан аягы белән төрткәли. Баксаң, безнең ике арада бушлык калырга тиеш түгел, аяклар күршеңнекенә тиеп торсын. Шайтаннар үтә микән инде, бушлык булса… Хи, үтәсе шайтан, гафу итегез, бот арасыннан үтә ул, шул кадәр ерып бассаң, бигрәк тә башыңда ми урынына чүбек булса… Менә шундый адәмгә минем күзем карамаска тырышканны, Аллаһы алдында мөлаем күренә микән ул?! Белмим, бәлкем көфер сүз әйткәнмендер, әмма монысы хак: син намаздагы сафка пакьланып кына түгел, матур булып та басарга тиешсең. Сиңа янәшәдәгеләр сокланып карасын, сиңа ошарга тырышсыннар, һич югы синнән җирәнмәсеннәр…

Намаз укыла, әле генә сиңа этә-төртә басып торган адәм ишеккә ташлана. Җәмәгать белән тәсбих тарту, дога кылу, мәрхүмнәрне искә алу - дөрес түгел икән бит аларча. Син укып каласың, алар шыбыр-шыбыр күрешә, сөйләшә, киемнәрен, ишекне эзли… Белмим, мин дин белгече түгел, әмма әлеге гамәлнең кайсысы ялгыш икәнен чамалыйм, ялгышлык кына түгел, ахмаклык булмаса әле ул. Югыйсә, уйлап карыйк: җыен белән тәсбих тартудан ни зыян (бәлкем кайберәүләр тәсбих догасын камил белеп тә бетермидер)?! Дога кылу, мәрхүмнәрнең гөнаһларын ярлыкауны сорап Аллаһыга ялвару - савап кынадыр бит… Инша Аллаһ, без әти-бабаларыбызга догада торганча, безнең өчен дә шулай дога кылучылар булсын, динебез, телебез бозылмасын. Чит мәмләкәтләрдә укып кайтып, я шулардан ишетеп, безнең формалашмаган аңыбызны томаламасыннар иде. Кызганыч, моңа дин галимнәре төпле җавап бирми, әллә үзләре дә "чирле"…

Рафис сүз башында ата-бабаларыбызны телгә ала. Алар гомерләрен саклап калу өчен кача-поса намаз укыган, гаетләрне зиратларда уздырган, догаларны шыпырт кына балаларына, оныкларына пышылдаган. Тегеләре шуны отып калган, алласызлык чорында да онытмый, бүгенгә кадәр алып киләп җиткергән. Рафис әйткән буыннар чылбыры өзелмәде, зәгыйфь кенә булса да калды ул. Әмма… бабаларыбызны асып, кисеп чукындыра алмадылар, ә бүгенге буын, хөрлек чорында шул мирастан үзләре теләп читләшә. Бабаларыбыздан калган чылбырны танырга теләми. Монда шул чылбырның зәгыйфьлеге дә ярдәм итә. Аннан үзебездә тәрбияләнгән, колак салырлык үз милли галимнәребез дә юк.

Мин яңача исламчыларның кайбер тышкы кыяфәтләренә генә тукталып, аңлашылсын өчен гадиләштереп, тирәнгә керми аңлатып киттем. Тышкы як, ни рәвешле гыйбадәт кылу алай ук куркыныч түгел дә кебек. Әмма иң куркынычы - телне санламау. Бүгенге яшәештә, Русиядә татар теленә булган караш шартларында телебезне дин ярдәмендә саклап кала алабыз әле, дип күңелебезне юатып йөри идек. Ә бүгенге Исламда без телгә алган яшьләр, миңа калса, әле үзләренең татарлыклары белән хурланалар да бугай. Тора-бара, татарча сөйләшүне дә алар бидгать дип бәяләсәләр, мин инде гаҗәпләнмәм. Хәер, процесс башланды. Бүгенге эш-гамәлләребез моңа җирлек тудыра. Казандагы Русия Ислам университетында белем бирү урыс телендә. Күп мәдрәсәләр урысча сөйләшә.

Без инде телевизион тапшыруларда да бу темаларны кат-кат күтәрдек, менә бүген тагын тукталдык. Дөрес, авылларыбыз әле чиста. Чөнки анда авыр заманнарга карамастан, ата-бабаларыннан ишетеп белеп алып калган гыйлемгә нигезләнеп арттыралар белемнәрен. Анда чын мәгънәсендә тырыш, фидакарь бабайларыбыз, әбиләребез, кем әйткәндәй, "сомоучка"ларыбыз бар. Тормышның тегесен дә, монысын да күреп өлгергән, һәм хәзер чагыштырып карап бәя бреп иманга чын күңелдән инанган бабайларыбыз бит ул. Аларга дин табыш чыганагы, бизнес түгел. Ичмасам алар, сызганган балаклы, көтүче кыяфәтенә кергән адәмнәрне кертмәсеннәр инде мәчетләренә. Үзебезчә, борынгы бабаларыбызча татар хәлчә, борынгы бабаларыбызча татарча хәл-әхвәл белешеп, вәгазьләр тыңлап, догалар кылып, ике куллап күрешеп яшик. Бабаларыбызныкы дөрес булмаган, менә минеке хак дип әйтеп, өстебезгә зур гөнаһ алудан куркыйк, бабаларыбызның рухын рәнҗетүдән сакланыйк. Гарәп дөньясы башка ул. Андагы тормыш итүне безнеке белән чагыштырырлык та түгел. Бүген без иман шартларын да үтәргә шул ук вакытта дөнья да көтәргә тиешбез. Ә дөньябыз шартлары бездә, кызганычка каршы, шәригать кануннары белән тәңгәл килә алмый. Кредитларын да алырга туры килә, риба икәнен белсәк тә, кайчакта намаз вакытын да үткәреп җибәрәбез. Эшебез бар бит… Дөрес, бу - барын да онытып дөньяның артына тибеп яшәргә маташу, дөнья тормышына өстенлек бирү булырга тиеш түгел. Юкса, кайберәүләр әнә авыл, район саен коттедж төзи, тирә-яктагылары, үз хезмәткәрләре очын-очка ялганга, типтереп көн күрә. Чаманың үлчәме бар бит аның. Гомумән, уртаклыкны тота белү мәслихәт. Коръән аятьләрендә дә шул хакта сүз бар. Кеше бу дөнья тормышын да, ахирәтне дә онытырга тиеш түгел. Китереп биргәннәрен генә көтеп, көн-төн намаз укып утырсаң, ни буласын беләсез. Дөнья тормышы нәрсә ул? Якты-җылы өй, матур-күркәм хәллә җефетең, дөнья бизәкләре булган балалар, берсеннән-берсе тәмле хәләл ризыклар, килешле кием һ.б. Боларның барысы да кирәк, һәм мөселман кешесе аларны үзе булдырырга тиеш.

Бер риваять бар: пәйгамәбербез бер кешенең көне буе мәчеттә утыруын күрә дә, гаҗәпләнеп сорый: "Бу кешене кем ашата соң?" Баксаң, әлеге бәндәне абыйсы туендыра икән, моның өчен тегесе көне-төне басуда эшли. Пәйгамбәребез гел мәчеттә генә утырган кешегә "абыең синнән хәерлерәк", дигән. Димәк, без урталыктан барырга тиешбез - ахирәт һәм дөнья эшләре бер-берсенә комачау итми ул.

Ә инде дин тоту кешенең тышкы сурәтендә түгел, аның калебендә, эчке дөньясында булырга тиеш. Минемчә, син үзеңнең динилегеңне, шундый даһи гыйлемле булуыңны күрсәтеп, афишалап йөрергә тиеш түгел. Эчке дөньясы саф, матур кеше башканы тыңлар, хөрмәт итәр, аны кыерсытмас, аның хата-кимчелеге булган очракта да, ул юньсез дип, чүп савытына чыгарып түкмәс. Һәм, билгеле, наданнарга да иярмәс. Бу минем фикерем. Ул ялгыш та булырга мөмкин. Ә дөресе нинди?

Рафис язганны менә шулай гади итеп аңлатып бирергә тырыштым. Чөнки, Аллага шөкер, авылларыбызда ул күтәргән теманы аңлап та бетермәскә мөмкиннәр әле. Бу шәһәр яшьләре, чит илләрдә белем алып кайткан имамнарыбыз керткән яңалык. Алар хәзер авылларга да барып җитәр. Ә анда гыйлем сай, теге буыннар чылбыры бик нәзек, ышанычлы түгел, бик тиз ияреп китүебез бар. Сак булыйк!

Ихтирам белән

Илфат Фәйзрахманов.

Апанай мәчете Татарстан башкаласы Казан шәһәренең иң борынгы мәчетләренең берсе. Ул 1767 елда әби патша рөхсәт биргәннән соң төзелә башлый. Пролетарийлар диктатурасы чорында мәчет бик нык зыян күрә. Манарасы, михрабы, идәннәре, тәрәзәләре ватылып, ул ике катлы бинадан өч катлы итеп үзгәртелә. 1995 елда мөселман җәмгыятенә кайтарып бирелгәч, катлаулы реставраөия эшләре башланды. Бүгенге көндә Апанай мәчетенең манарасы, михрабы, идәннәре, тәрәзәләре, түбәсе яңадан корылды. Әмма эчке һәм тышкы ягын штукатурлау, бизәү эшләренә, җылыту системасын ясауга финанс чаралары җитми. Мөхтәрәм кардәшләр! Мөмкинлегегез булса, Апанай мәчетен төзекләндереп бетерүгә үз өлешегезне кертүегезне үтенәбез. Сезнең ярдәмнәрегезне Аллаһы тәгалә садакаи җария итеп кабул кылса иде, төзекләнүче мәчетебез хезмәт итү дәверендә сезгә өзелгесез саваплар вә бәрәкәт килеп торса иде, дигән догада калабыз.
Садакаи җариягезне Апанай мәчетенә китереп бирергә, адресы: 420022, Казан, К.Насыйри урамы, 27, телефон: 843 2934292, яки түбәндәге хисап номерына күчерергә мөмкин:
 Мусульманская община при Апанаевской мечети
ИНН 1659007433 КПП 165501001 ОКПО 27824309
Банковские реквизиты р/с № 40703810300000000035 в АКБ «БТА-Казань» (ОАО) г. Казани,
к/с банка 30101810900000000798 БИК банка 049205798

  Rambler's Top100

[Домашняя] [Символ веры] ["Богоискательство"] ["Вечный двигатель"] [Матрица сердца] [Магрифат] [Мактубат] [Накшбандия]

 [Качества суфия] [Краткий словарь] [Книги почтой] [Мазхабы] [Ханафитский мазхаб] [Таклид] [Посещение могил] [Савап усопшим]