Русча сәхифә          
English                      
 
3 нче корылтайда ясалган чыгыш
 
Татарлар өстендә рәнҗеш ята
 
Пәйгамбәрләр таяк тотып куып йөрмәгән
 
Бурашбәкләр  рухы  тынычмы
 
Сак булыгыз: ИСЛАМ!
 
Халыкларны карасу аермасын
 
Ташкент
 
 Мәшһүр даталар
Краткий словарь суфийских терминов
 
Заказывайте книги
 
Наш e-mail
 
Гостевая книга
 
Ссылки
 
 

Яңалыклар 2007:  1  2  3  4  5  6  7  8  9  10 11 12

Апанай мәчете

Халыкларны карасу аермасын

Әүвәл Казанда, бераздан Киевтә мәгариф проблемаларын күтәргән халыкара гыйльми-гамәли җыелышларда катнашырга туры килде. Илебез зыялыларын да, дөнья җәмәгатьчелеген дә берүк нәрсәләр борчый икән. Казанда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты уздырган конгресс Россиядәге тарих фәненең хәзерге торышына һәм милли мәгариф сәясәтен тормышка ашыру барышына багышланган иде. Биредәге милли сүзен илкүләм, дәүләти дип аңларга кирәк. Ягъни илкүләм мәгариф сәясәте турында сүз барды анда.

- Хәзерге тарихи белем бирүнең торышы күп милләтле һәм күп динле илебез халыкларының ихтыяҗларына һәм мәнфәгатьләренә җавап биреп бетерми. "Ватан тарихы" фәнен укытканда Россия халыкларының тарихын һәм мәдәниятен мөмкин кадәр тулырак һәм объективрак чагылдырырга кирәк. Моның өчен илебез тарихы федераль дәреслекләренең яңа буынын язучы Россия укыту-методик үзәге оештыру зарур,- дип РФ һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыкларына мөрәҗәгать-тәкъдим белән чыкты анда канашкан тарихчы галимнәр һәм тарих укытучылары. Әйе, Мисыр, Рим, Киев Русе тарихыннан күп нәрсә беләбез. Шумерлар, скифләр хакында, тәре йөртүчеләр походлары, колларның баш күтәрүләре турында да ярыйсы гына хәбәрдар. Шул ук вакытта терәлеп торган, аралашып яши торган халыклар тарихыннан мәгълүматыбыз өтек-сүтек кенә.

Күптән түгел генә Киевтә булып узган "Халыкларның һәм культураларның аңлашып яшәвендә мәгариф һәм гавәми мәгълүмат чараларының әһәмияте" дигән халыкара җыенда да мәгарифкә, бигрәк тә тарих фәнен укытуга зур игътибар бирелде. Казанда булган җыелыштан аермалы буларак, "Евразия диалогы" хәрәкәте оештырган әлеге җыенда галимнәрдән һәм укытучылардан тыш, депутатлар һәм язучылар, журналистлар һәм төрле дин вәкилләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм чиновниклар катнашты. Евразия күләмендә генә түгел, дөньякүләм әһәмиятле киңәшмә дип бәяләргә була аны. Катнашучы илләр исемлегенә күз салсаң бу чынлап та шулай: Һиндстан, Төркия, Россия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Грузия, Көньяк Корея, АКШ, Германия, Әзәрбәйҗан, Украина, Молдова, Мисыр, Австрия...

Ничек аңлатасың бит

Белем бирү - беренче чиратта мәгълүмат бирү ул. Мәгариф хезмәткәрләре дә, журналистлар да укучыга мәгълүмат бирү белән мәшгуль. Тарих фәнендә дә, журналистикада да авторларның еш кына бер үк вакыйганы төрлечә яктыртуына шаһитбыз. Мәгълүм ки: 1552 елны Казан ханлыгы җимерелүне татарлар зур фаҗига дип кабул итә. Ә менә бер Мәскәү галиме берничә атна элек кенә башкалабызда булган конференциядә, Мәскәү кенәзлегенең Казан ханлыгын басып алуы табигый, саклану максатыннан яулап алу бу, дип белдерде. Моны икейөзлек дип тә, акланырга маташу дип тә бәяләргә мөмкин. Чөнки ике тараф та бер-берсенә яу чабып торган, Мәскәү явы ешрак та килгән әле. Һәрхәлдә мондый аңлату халыкларның аңлашып яшәвенә ярдәм итми.

Ә менә икенче бер урыс галиме, "Евразия диалогы" хәрәкәте рәисе, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Ростислав Рыбаков Киевта үткәрелгән җыелышта аңлашып яшәү омтылышына үрнәк итеп Төркияне китерде. "Күрше дәүләткә карата дошманлык тойгысы уятмас өчен Төркиянең мәктәп программаларында төрек-урыс сугышларын тәфсилләп аңлатудан баш тартканнар. Төрек, урыс халыклары, гомумән, ике ил халыклары арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту юлында җитди адым бу",- диде ул.

Ил эчендә иминлек, татулык булсын өчен, дәүләт җитәкчеләре халыкара сәясәттә милли мәнфәгатьләрне генә түгел, дини мәнфәгатьләрне дә исәпкә алырга тиеш. Әйтик, үз заманында Россия Милошевич сәясәтен хуплап тормаса, бүген Косово мөселманнары үзбилгеләнү хокукын дауламас иде. Инде бүген дә күпне кичергән бу халкының изге теләгенә каршы килеп маташу Россия мөселманнары күңеленә хуш килми, билгеле. Тышкы сәясәт - эчке сәясәтнең чагылышы ул. Күрәсең, без мөселманнар илдәге икенче сортлы халык дип кимсенеп куясың мондый вакытта. Кимсенеп яшисе килми.

Р.Рыбаковның мәктәпләрдә бер генә динне, аерым алганда "Православие мәдәнияте нигезләре"н генә укытуга каршы чыгуы да безгә бик яхшы аңлашыла. Беренчедән, балаларга бер генә дин казанышлары сеңдереләчәк. Икенчедән, зур шәһәрләрдәге татар һәм башка мөселман балалар да бер яклы гына дини гыйлем алачак дигән сүз бу. Шуның өчен диалог-аңлашуны алга сөрүче зыялылар сабыйларны бер үк вакытта дөнья балалары һәм үз иленең ватанпәрвәрләре итеп тә тәрбияләүне максат итеп куйды. Бу - демократик белем бирү дигән сүз. Әнә Грузиядәге Кара диңгез халыкара университет ректоры урынбасары, Президент Михаил Саакашвилиның әнисе Гиули Аласания дә, "Үз карашына туры килмәсә дә, башкалар фикерен тыныч кына тыңлап тора алучы кеше тәрбияләү бик мөһим. Безгә вакыт-вакыт сабырлык, бергә яшәү культурасы җитеп бетми. Җитмәсә дөреслек һәрвакытта бер төрле генә булмый, кайвакыт берничә дөреслек була, аңлашырга тырышканда да уртак фикергә килә алмыйсың, әмма моны нормаль күренеш дип карарга кирәк," - дип исәпли.

Демократик гыйлем бирү зарурлыгы дигәндә үзебезнең Казан дәүләт университеты профессоры, Татарстан делегациясенең бер вәкиле Хатыйп Миңнегуловның фикере гыйбрәтле. "Демократик белем бирү дигәндә, мин дөньяның йөзләп илендә эшләп килүче төрек лицейларын күз алдымда тотам. Татарстанда алар җидәү. Анда укучы балалар татар, урыс, инглиз, төрек телләрен су урынына эчә. Төрек лицейлары мәгариф системасындагы альтернатив белем бирү йорты буларак та зур әһәмияткә ия",- дип сөйләде ул. Киевтәге "Меридиан" төрек-украин лицеендагы халыклар дуслыгы рухында тәрбияләүче балалар үзләре дә конференция сәхнәсендә чыгыш ясап өлкәннәрнең алкышларын яулады.

Күперне сүтеп ташлаганнар

Без журналистларга зур таләпләр кую белән дә истә калды Киев җыены. Чыгыш ясаучылардан берсенең, журналист ул буш савыт түгел, ә чәй ясаучы кебек булырга тиеш, дигән гыйбарәсе аеруча ошады безгә. Чәйне ничек ясыйбыз соң? Журналистика ул шундый корал: бер үк вакыйганы алсу күзлектән карап та, кара күзлектән багып та яктыртырга мөмкиннәр. Бу уңайдан Украина Пресса академиясе профессоры Валерий Иванов чик бозу җәһәтендә бик гыйбрәтле мисал китерде. "Вьетнамлылар Украина чиген законсыз үткәндә безнең матбугат, нелегаллар чикне бозып керде, дип яза. Ә үзебезнекеләрнең Россиягә рөхсәтсез керергә маташуын, украиннарны пулялар белән каршылаганнар, дип бәяли".

Украинада соңгы вакытта ике властьлылык, ягъни сәяси кризис булганга акча диктаты күзәтелә икән. Сәяси заказга карап журналистлар вакыйганы бозып яктырта ягъни. "Матбугатта, радио-телевидениедә славян халыклары белән кырым татарлары килешеп яши алмый, ромнар (чегәннәр) кеше үтергән, талаган, дигән белдерүләр еш очрап тора. Ни кызганыч, күп кенә Украина журналистлары яңалык бирү стандартларын боза",- дип борчыла В.Иванов.

Әйе, журналист мәкалә язучы, эфирга яңалык-хәбәрне әзерләүче генә түгел. Мәкалә басылып чыкканнан соң, яки хәбәр эфирда яңгырагач аның тәэсире өчен җавап бирүче дә ул. Әмма бу хакыйкатьне аңларга теләмәүчеләр үзебездә дә юк түгел. Әле күптән түгел генә "Эфир" телекомпаниясендә яңалыклар тапшыруын алып баручы журналист җинаятьтә шикләнелүче кеше хакында "татарга охшаган" дип мәгълүмат бирә иде. Югыйсә, урыслар арасында да җинаятьчеләр аз түгел. Алар илдә күпчелекне тәшкил иткәнгә бу гаҗәп тә түгел. Әмма нишләптер бу журналистның авызыннан шик белдерелүчеләргә карата "урыска охшаган" дигән гыйбарә чыкканы булмады. Урысларны да телгә алырга кирәк дип әйтүем түгел. Гомумән, шик белдерелгән кешеләрнең милләтенә кагылмаска кирәк. Кавказ халыкларына охшаган дип әйтүгә дә шулай ук юл куярга ярамый.

"Манас" хосусый телерадиокомпаниясе рәисе Тимербәк Токтгазиев исә соңгы вакытта Кыргызстанда сүз иреге кысылуга тукталды. "Хәзерге вакытта барча мәгълүмат чаралары диярлек президентны яклаучы финанс төркемнәре кулында. Шуңа күрә оппозицияне тискәре сурәттә күрсәтү омтылышы көчәйде"- диде ул. Шул ук вакытта Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан тележурналистларының бергәләп эшләвенә бик кызыклы мисал китерде ул. Уртак проект нигезендә ай саен мәдәни-социаль тормышны яктыртып баручы алты тапшыру әзерли торган булган алар (һәр тараф икешәр тапшыру эшләгән). Ни кызганыч, бер ел буе гына дәвам иткән бу проект.

Үзбәкстан белән Кыргызстан чигендә бик тә үзенчәлекле Карасу дигән шәһәр бар. Шәһәрне Карасу елгасы ике тарафка бүлеп тора. 2004 елны, Үзбәкстан ягы ике илне кушып торган күперне сүтеп ташлагач, туганнар, дуслар чикнең ике ягында калган. Кайвакыт айлар буе виза ала алмыйча, очрашу сәгатьләре көтеп зар-интизар булып яши икән хәзер төрки кардәшләребез. "Дөрес, халык барыбер җаен табарга тырыша. Карасу елгасы сай. Яшь кыргыз егетенең үзбәк картын җилкәсенә утыртып елга кичкәнен күрсәттек" , -дип бу мәгънәсез вәзгыятьне тудырган хакимиятләргә йогынты ясарга тырышуын сөйләде Тимербәк. Таҗик солдатларының өлкә губернаторын туктатып тентүләренә, акча таләп итүләренә, "Үзбәк спортсменнары медальләр алды, ә кыргызларга ярышта бер бүләк тә тәтемәде",- дип күрше тележурналистларының мактануына да эче поша аның. Пошынмаслык та түгел шул. Дини, төрки кардәшлек турында әйтмим дә инде. Гап-гади әдәпсезлек бит бу.

Үзгә фикергә хокук даулыйк

Сүзебезне гадел тарих булдыру зарурлыгыннан башлаган идек. Казандагы кебек Киев җыены да йомгаклау документында, килешеп, аңлашып яшәү сәнгатен үстерү максатында, укыту программаларын тикшереп чыгып, башка халыкларны һәм культураларны тискәре яктан сурәтләүче мәгълүмат-хәбәрләрне дәреслекләрдән алырга тәкъдим итте.

Якты киләчәк үзеннән үзе генә килмәячәк. Гамәл кылыйк. Мәгълүмат чараларын, мәгариф системасын гына түгел, үзебезне дә үзгәртик. Үзгә фикер әйтүгә мөмкинлек булдырылырга тиеш. Шунсыз гаделлеккә ирешеп булмый. Гаделлектән башка тынычлык, иминлек, демократия дә була алмый. Демократия оппозициягә законлы төс бирә, азчылыкка сакланырга булыша.

Казан һәм Киев мисалында мәгариф, мәгълүмат проблемаларының глокаль күренеш икәнлегенә шаһитбыз. Глобаль (дөньякүләм) һәм локаль (җирле, урынлы) дигән сүзләрне кушканнан барлыкка килгән яңа термин бу. Вакыт тыгызлана, кысыла, тарая бара (бу котылгысыз процесс глобальләшү дип атала). Шул ук вакытта кысынкылык-тарлыктан, мескенлектән арынып, күңел киңлегенә ирешәсе иде. Татар, урыс, башкорт, инглиз, француз, әзәри, әрмәннәр, гомумән, җир шарындагы барча милләтләр өчен буй җитмәс хыял түгел бу. Күп кенә проблемалар күңел тарлыктан, милли чикләнгәнлектән килеп чыга.

Рәшит Минһаҗ.

Казан-Киев.

Апанай мәчете Татарстан башкаласы Казан шәһәренең иң борынгы мәчетләренең берсе. Ул 1767 елда әби патша рөхсәт биргәннән соң төзелә башлый. Пролетарийлар диктатурасы чорында мәчет бик нык зыян күрә. Манарасы, михрабы, идәннәре, тәрәзәләре ватылып, ул ике катлы бинадан өч катлы итеп үзгәртелә. 1995 елда мөселман җәмгыятенә кайтарып бирелгәч, катлаулы реставраөия эшләре башланды. Бүгенге көндә Апанай мәчетенең манарасы, михрабы, идәннәре, тәрәзәләре, түбәсе яңадан корылды. Әмма эчке һәм тышкы ягын штукатурлау, бизәү эшләренә, җылыту системасын ясауга финанс чаралары җитми. Мөхтәрәм кардәшләр! Мөмкинлегегез булса, Апанай мәчетен төзекләндереп бетерүгә үз өлешегезне кертүегезне үтенәбез. Сезнең ярдәмнәрегезне Аллаһы тәгалә садакаи җария итеп кабул кылса иде, төзекләнүче мәчетебез хезмәт итү дәверендә сезгә өзелгесез саваплар вә бәрәкәт килеп торса иде, дигән догада калабыз.
Садакаи җариягезне Апанай мәчетенә китереп бирергә, адресы: 420022, Казан, К.Насыйри урамы, 27, телефон: 843 2934292, яки түбәндәге хисап номерына күчерергә мөмкин:
 Мусульманская община при Апанаевской мечети
ИНН 1659007433 КПП 165501001 ОКПО 27824309
Банковские реквизиты р/с № 40703810300000000035 в АКБ «БТА-Казань» (ОАО) г. Казани,
к/с банка 30101810900000000798 БИК банка 049205798

  Rambler's Top100

[Домашняя] [Символ веры] ["Богоискательство"] ["Вечный двигатель"] [Матрица сердца] [Магрифат] [Мактубат] [Накшбандия]

 [Качества суфия] [Краткий словарь] [Книги почтой] [Мазхабы] [Ханафитский мазхаб] [Таклид] [Посещение могил] [Савап усопшим]