Русча сәхифә          
English                      
 
3 нче корылтайда ясалган чыгыш
 
Татарлар өстендә рәнҗеш ята
 
Пәйгамбәрләр таяк тотып куып йөрмәгән
 
Бурашбәкләр  рухы  тынычмы
 
Сак булыгыз: ИСЛАМ!
 
Халыкларны карасу аермасын
 
Ташкент
 
 Мәшһүр даталар
Краткий словарь суфийских терминов
 
Заказывайте книги
 
Наш e-mail
 
Гостевая книга
 
Ссылки
 
 

Яңалыклар 2007:  1  2  3  4  5  6  7  8  9  10 11 12

Апанай мәчете

Ташкент - ислам башкаласы

2007 елда Ташкент шәһәре ислам цивилизациясенең башкаласы дип игълан ителгән иде (ислам дөньясында һәр елны шушылай башкала билгеләү гадәте бар икән). Шул уңайдан август ахырында ике көн дәвамында Ташкент һәм Сәмәрканд шәһәрләрендә "Үзбәкстанның ислам цивилизациясе үсешенә керткән өлеше" дигән зур халыкара конференция булды. Аның эшендә Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да катнашты. Ул хәбәрчебезгә әлеге халыкара җыелышның әһәмияте хакында сөйләде.

- Теге яки бу төбәктә ислам цивилизациясен үстерүгә бер этәргеч булсын дип үткәрелә мондый конференцияләр. Бу җәһәттә Ташкентка тукталулары очраклы түгел. Үзбәкстан - күп гасырлар дәвамында ислам мәдәнияте үсешенә өлеш керткән ил. Матуриди, Бохари һәм башка мәшһүр ислам галимнәре шушы төбәктән чыккан. Дөрес, Үзбәкстанда Ташкенттан да борынгырак Бохара, Хива, Сәмәрканд шәһәрләре бар. Ләкин шулай да Ташкент сайланган. Моның сәяси сәбәпләре дә бар, күрәсең.

Бик мәртәбәле җыелыш булды ул. Аны Ислам конференциясе оешмасы (ИКО) каршында эшләүче Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча ислам оешмасы (МФМИО) оештырды. Җыелыш эшендә бик зур рәсми кунаклар - ИКОның генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглы, Гарәп дәүләтләре лигасы генераль секретаре Амру Муса, МФМИО вәкиле Мөхәммәт Али, ЮНЕСКОның генераль конференциясе рәисе Муса ибн Җәгъфәр, ИКО каршындагы Ислам мәдәниятен һәм сәнгатен тикшерү үзәге башлыгы Халит Ирән, БДБ илләре мөфтиләре, Ирандагы Исфахан шәһәре мэры һәм башка абруйлы кунаклар катнашты. 2006 елда ислам цивилизациясенең башкаласы дип Исфахан билгеләнгән булган икән. Аның мэры символик ачкычны тапшыргач, котлаулардан соң, секцияләргә бүленеп эшләдек.

Секцияләр тарихка, илаһият белеменә, сәнгатькә, мәдәнияткә һәм толерантлыкка багышланган иде. Аларда 35 илдән килгән галимнәр һәм, әлбәттә, үзбәк дин белгечләре чыгыш ясады. Үзбәкстанның эчке сәясәтенә багышланган махсус чыгышлар ясалмаса да, Ташкентны ислам башкаласы итеп билгеләүнең нигезендә бу илдәге исламга булган мөнәсәбәтне уңай якка үзгәртү омтылышы ята дип уйлыйм. Моннан соң инде Ислам Кәримовның ислам диненә мөнәсәбәте бераз йомшарыр сыман. Дөрес, мин анда ислам диненә мөнәсәбәт тискәре дип әйтә алмыйм. Ләкин бу мөнәсәбәт шактый прагматик. Сәясәткә, дәүләткә хезмәт итүче буларак карау көчле анда. Ислам диненә рухи казаныш, таяныч итеп карау сизелми әле дәүләт оешмаларында. Шуңа күрә бу чарага шактый зур өмет баглый белгечләр.

Дөрес, ислам диненең архитектурf үрнәкләрен торгызу буенча Үзбәкстанда, аерым алганда, Бохарада, Сәмәркандта зур эш алып барыла. Әйтик, Сәмәркандта имам Бохариның төрбәсе бик матур итеп ясалган. Матуриди кабере дә төзекләндерелгән, яңартылган. Бәлкем, болар туристларны җәлеп итү өчен генә, дини үзәк буларак түгел, мәдәният үзәге буларак кына ясалгандыр. Шулай да эшләнүе мөһим.

Сәфәрдән кайтканда, 2008 елда булмаса да, якын елларда Казаныбыз ислам цивилизациясенең башкаласы итеп игълан ителсә, бик яхшы булыр иде дигән фикергә килдем. Шималь мөселманнары арасында, чынлап та, Казаныбыз ислам башкаласы булып тора.

Рәшит Минһаҗ

Апанай мәчете Татарстан башкаласы Казан шәһәренең иң борынгы мәчетләренең берсе. Ул 1767 елда әби патша рөхсәт биргәннән соң төзелә башлый. Пролетарийлар диктатурасы чорында мәчет бик нык зыян күрә. Манарасы, михрабы, идәннәре, тәрәзәләре ватылып, ул ике катлы бинадан өч катлы итеп үзгәртелә. 1995 елда мөселман җәмгыятенә кайтарып бирелгәч, катлаулы реставраөия эшләре башланды. Бүгенге көндә Апанай мәчетенең манарасы, михрабы, идәннәре, тәрәзәләре, түбәсе яңадан корылды. Әмма эчке һәм тышкы ягын штукатурлау, бизәү эшләренә, җылыту системасын ясауга финанс чаралары җитми. Мөхтәрәм кардәшләр! Мөмкинлегегез булса, Апанай мәчетен төзекләндереп бетерүгә үз өлешегезне кертүегезне үтенәбез. Сезнең ярдәмнәрегезне Аллаһы тәгалә садакаи җария итеп кабул кылса иде, төзекләнүче мәчетебез хезмәт итү дәверендә сезгә өзелгесез саваплар вә бәрәкәт килеп торса иде, дигән догада калабыз.
Садакаи җариягезне Апанай мәчетенә китереп бирергә, адресы: 420022, Казан, К.Насыйри урамы, 27, телефон: 843 2934292, яки түбәндәге хисап номерына күчерергә мөмкин:
 Мусульманская община при Апанаевской мечети
ИНН 1659007433 КПП 165501001 ОКПО 27824309
Банковские реквизиты р/с № 40703810300000000035 в АКБ «БТА-Казань» (ОАО) г. Казани,
к/с банка 30101810900000000798 БИК банка 049205798

  Rambler's Top100

[Домашняя] [Символ веры] ["Богоискательство"] ["Вечный двигатель"] [Матрица сердца] [Магрифат] [Мактубат] [Накшбандия]

 [Качества суфия] [Краткий словарь] [Книги почтой] [Мазхабы] [Ханафитский мазхаб] [Таклид] [Посещение могил] [Савап усопшим]