Русча сәхифә          
English                      
 
3 нче корылтайда ясалган чыгыш
 
Татарлар өстендә рәнҗеш ята
 
Пәйгамбәрләр таяк тотып куып йөрмәгән
 
Бурашбәкләр  рухы  тынычмы
 
Сак булыгыз: ИСЛАМ!
 
Халыкларны карасу аермасын
 
Ташкент
 
 Мәшһүр даталар
Краткий словарь суфийских терминов
 
Заказывайте книги
 
Наш e-mail
 
Гостевая книга
 
Ссылки
 
 

Яңалыклар 2007:  1  2  3  4  5  6  7  8  9  10 11 12

Апанай мәчете

Бурашбәкләр рухы тынычмы?

Борынгы Болгар җиренә зиярәт кылган һәрбер кеше ак таштан эшләнгән, өстен алтынлаган ярымай белән бизәлгән бу борынгы һәйкәлгә игътибар итми калмый. Аның тирә ягын әйләнеп үтә, ишеге ачык булса эченә кереп, кирпеч, таш корылмаларга күз сала, кечкенә таш кирпечләрдән зур осталык белән эшләнгән гөмбәзенә соклана. Бу Бурашбәкләр төрбәсе (мавзолей).

Төзелүенә 700 ел үтсә дә, бабаларыбызның кул җылысын саклаган бу һәйкәл дөнья мәшәкәтләреннән арындырып, күңелдә гаҗәеп бер тынычлык уята, болгар бабаларыбызның искиткеч осталыгына гаҗәпләнеп бетә алмыйсың. Ул борынгы гасырлардан ук тулаем сакланып калган бердәнбер төрбә. Болгардагы башка төрбәләр соңарак үзгәртеп корыла. Татарстаннан читтә урнашкан татар мавзолейларының да язмышы нәкъ шундый була. Шул исәптән бу Башкортстандагы Тура хан, Чуфут-каладагы Туктамыш хан кызы Нәнкәҗан, Касыймдагы Шаһгали төрбәләренә дә кагыла. Ни аяныч, борынгы Биләр (Хуҗалар тауы), Казан төрбәләренең нигезләре генә сакланып калган.

Ислам дине кануннары өнәп бетермәсә дә, мөселман дөньясында каберне билгеләү, аның өстенә төрбәләр кую гадәте киң тарала. Аның нигезендә борынгыдан килгән төрки халыкларга хас үлгәннәрнең рухын олылау гадәте ята. Төрки халыкларда бу гадәт язулы сынташ, балбал кую яисә кабер янын вак ташлар белән әйләндереп алу формасын ала. Татарстан җирлегендә бу традиция борынгы Ананьино кабиләләренә дә хас булган. Узган гасырның 60 нчы елларында Болгардан ике чакрым төнъяктарак урнашкан Новомордова авылы янында дистәләгән таш стела табылды. 13-14 гасырларда Болгарда мәһабәт таш биналар салганда алар төзү материалы буларак файдаланылмаган икән, болгар бабаларыбыз ул ташларга хөрмәт белән караган, мәрхүмнәрнең рухын борчымаган дигән сүз.

Болгарның таш һәйкәлләре Алтын Урда чорына карый, ә Болгар дәүләтенең мөстәкыйль үсеш чорына караган мемориал һәйкәлләре сакланмаган, әллә булмаганмы? Буген бу сорауга анык җавап биреп булмый. Тарихта билгеле, әммә сакланып калмаган, иң борынгы ташъязма 1244 елга карый. 18 йөздә Н.П.Рычковка Биләр мулласы укып биргән ташның датасы (1173 ел) зур шик тудыра, чөнки Болгар каберлекләрен тикшергән археолог Е.А.Халикова монгол яуларына кадәрге чорда кабер өстендә бернинди тышкы билгеләрнең эзен тапмый. Шул ук вакытта, дөньяга танылган Тәнкәй зияратында каберләр берсен берсе бозмаган. Димәк, өстә ниндидер билгеләр булган. Алар агачтан ясалган һәм череп юкка чыккан дип уйларга гына кала.

Болгардагы мавзолейга әйләнеп кайтсак, ул 14 йөзнең 20-30 елларында Болгар шәһәренең үзәк мәйданын үзгәртеп кору чорында төзелә. Үзбәк хан вакытында Болгарда мәчет -манаралар, мунча һәм фонтаннар белән бергә мәңгелек йортлар-төрбәләр дә калкып чыга. Бу мавзолей урынында. элгәре тимер эрету өчен мич, торак йорт һәм ихаталар, ә 1260-1280 елларда Җәмиг мәчет төзелгәч, эиярат була. Төрбә эчендә сакланып калган ак таштан эшләнгән табутларның берсе мавзолей төзелгәнче үк эшләнгән. 19нчы йөздә мавзолейны тикшерү вакытында Бураш бәк кызы Сабыр - Илче исеменә 1291нче елда куелган бик матур язулы таш табыла. Хәзер ул Казан университетының фәнни китапханәсендә саклана.

Димәк, төрбә Болгарның үзәк зияратындагы Бурашбәкләр гаилә каберлеге өстенә төзелгән һәм элегрәк куелган каберләрне дә үз эченә алган. Тарихта затлы нәселләрнең зияратта үзләренең махсус урыннары булуы билгеле. Мәсәлән 14нче йөз Олы Әтрәч зияратында төрле биеклектәге, ур белән әйләндереп алынган җиде урын булган. Бу традиция 19 йөзгә кадәр сакланып калган. Рязань өлкәсендәге Касыйм шәһәр зияратында танылган Карамышев, Дәүешев гаиләләренең дә үз урыннары булган. 2004-2005 елларда үткәрелгән тикшеренүләр вакытында мин аны бик ачык күрдем.

Болгардагы бер ягында Җәмиг мәчет, икенче ягында Хан сарае булган (әле 18 йөздә аның харәбәләре сакланган була) Бурашбәкләр төрбәсенең иясе бик затлы нәселдән була. Моның шулай икәнен археологик казу эшләре барышында табылган таш табут һәм алтын җепләр кертеп эшләнгән Иран парчалары раслый. Бу парчалар кәфеннек урынына кулланылган дип уйланыла. Шулай ук эпитафияләрнең дә каллиграфияле сөлес белән сәнгатьчә эшләнгән матурлары куелган. Мавзолей эчендә язулары җуелган тагын берничә таш булуы ачыкланды, аларның берсе 14 нче йөзгә караган җир катламы эчендә табылды. Ташларның барысының да бер стильдә булуы да аларның төрбә иясе Бурашбәкләр гаиләсенә каравын раслый .

Бурашбәкнең Болгар олысында мәшһүр кеше булуын аның титулы да күрсәтеп тора. 13-14 нче йөзләргә караган 400 гә якын ташъязмаларда бу титул 8 тапкыр очрый. Аларның алтысы-- Болгарда, берсе --Казанда, тагын берсе Башкортстанның Чишмә авылында. Билгеле булганча, бу титулны борынгы төрки халыкларның ыруг-кабилә башлыклары йөрткән. Хазарларда, Ибн-Фадлан язуынча, хакан урынбасары "хакан бәк" дип аталган. Соңрак төрки халыкларда "бәк" аерым шәһәр, яисә өлкә идарәчесе буларак билгеле. Ханга хезмәт иткән гаскәр башлыкларының да "бәк" титулы йөртуен истән чыгармаска кирәк. Чишмә ташыннан күренүенчә бу титул атадан улга күчкән. Рус елъязмаларында 1164,1220,1228,1276,1370-нче елларда Болгар кенәзләре искә алына. Ташлардагы "бәк" ельязмалардагы "кенәз" титулына туры килүе бик ихтимал.

Бурашбәкнең кызы "илче" титулын йөрткән. Бу титул Болгарда тагын биш ташта, шулай ук Иске Роман, Татар Шәпкесе ташларында да очрый. Болгар ташъязмаларын тикшерүче Фәрит Хәкимҗанов "илче" титулын кыпчак телендә билгеле булган"әлти" белән бәйләп аксөяк хатын-кызларга хас дип раслый.

Бурашбәкләр төрбәсе 18нче йөз башында Болгар җирендә яңа ачылган монастырда гыйбәдатханә буларак файдаланыла һәм "Изге Николай чиркәве" исемен ала. Тәрәзә урынына ишек ачыла, көнчыгыш якка иконастас, ә төньяк-көнбатыш почмакка мич салына. Гасырлар буе болгар бабаларыбыз рухына фатиха укылган төрбәдә ят мәкамнәр яңгырый. Биредә Петр патша да гыйбадәт кылган. 1732-1734 елларда купец И.Михляев акчасына Успения чиркәве салынганнан соң да, төрбә чиркәү хаҗәтләре өчен файдаланыла. Кем белә, бәлки шуның өчен дә төрбә җимерелмичә безнең көннәргә кадәр килеп җиткәндер. Чөнки Петр патша Болгар һәйкәлләрен саклау буенча карар чыгарса да, ул кәгаздә генә калган. Болгарда 18 нче гасыр башында сиксәнгә якын ак таштан яисә кирпечтән эшләнгән биналар булса, 19нче йөз ахырына аларның нибары җидесе исән кала.

1991 нче елда В.Баранов тарафыннан төрбә эчендә үткәрелгән казу эшләре вакытында җиде табут ачылды. Шуларның таштан корылганнары 13-14-нче йөзләрдә, ә агачтан эшләнгәне Казан ханлыгы чорында куелган дип фараз ителә. Археологлар тарафыннан өйрәнелгән культура катламнары да тарихыбызның аерым чорларын ачык күзалларга ярдәм итә. Менә 11нче йөз катламы. Шәһәр ныгытмалары янында гына булган урында тормыш кайнап тормаган, шуңа күрә дә ул 10сантиметрдан да артмый. Ә 12нче йөздә бу урында торак йортлар үсеп чыга. Мавзолей эченә кергәч һәрберебезнең күзенә ташланган тимер эретү миче дә шул ук чорга карый. Бу корылмаларның җимерелеп юкка чыгуы Болгарны монгол яуларының яндыруы белән бәйләнгән. 730 ел элек булган вакыйгаларның шаһиты булган 2-3сантиметрлы күмер катламы Болгарның күп урынында күзәтелә. Бурашбәкләр төрбәсе эчендәге Алтын Урда катламының элгәрге өлеше 70-80см. Бу Болгарның Бату хан ставкасы, Җүчи олысының дәүләт буларак формалашу һәм шәһәрнең Болгар олысының башкаласы булып китү чорларын үз эченә ала. Шуңа күрә ул җир катламы тирән һәм материалларга бай. Катламның югары өлеше мавзолей төзелгән чорга туры килә. Ул нибары 10-15см. Казан ханлыгы чоры катламы да шуннан артмый. Бу турыда тәфсилләп сөйләүнең сәбәбе шунда ки, төрбәне карарга килгән кешеләр аны үз күзләре белән күргәч, бай тарихыбызны ачкан археологларга бераз ихтирам белән карарлар дип уйлыйм.

Инде Төньяк мавзолей эчендә урнашкан эпиграфик язмалар күргәзмәсенә күз салсак, анда Сабыр-Илчедән бераз алдарак җирләнгән, шулай ук тулаемча сакланган, Әмәл-Илче ташын күрербез. Шунысы кызыклы, биредә мәрхүмәнең бишенче буынгача шәҗәрәсе бирелгән һәм соңгы буын "Болгари" нисбәсен йөрткән. Соңгы юлга озатканда туганнары аны нинди сүзләр белән зурламаган: итагатле, ярдәмчел, намуслы, яхшы эшләр чыганагы, ике дөняның күрке һәм башкалар, һәм башкалар. Бу таш тулаем гәрәп телендә язылган, ә икенче ташның теле борынгы тел алымнары кулланылса да, бугенге татар кешесенә яхшы аңлашыла. Егетләр күрке, күңелләр үзәге, галимнәрне агырлаган, ятим, тол, үксезләрне асраган Муса углы алтынчы Шаһидулла зияраты торыр. Тәңре тәгалә рәхмәт кыйлсын. Рәбигүл әүвәлнең уртасында, тарихка 717. Хәзерге исәп буенча ул 1317 елга туры килә. Бу ташның язмышы да гыйбрәтле. Ул Казан университеты профессоры И.Н.Березин өйрәнеп текстын бастырып чыгаргач, 1841 елдан соң төзелгән чиркәү колоколнясы фундаментына салына. 2003 елны нигездән алынып, якты дөнья йөзен күргәч тә, кемдер ул ташта "Сембер" сүзен укып бераз гауга чыгарып алды.

Бүген, төрбә эчендә сагыз чәйнәгән, яисә кулына пиво шешәсе тотып, аннан йоткалап куйган туристларга экскурсия үткәрергәме, юкмы дигән сорау тумый. Чөнки бу кешенең эчке культурасына карый. Урта Азия мавзолейларына кеше өзелми. Безгә якынрак булган Кырым, Казахстан, Касыйм җирендә урнашкан объектлар да шул юлдан бара. Димәк, Болгар да бу мәсәләдә читтә кала алмый. Мавзолей тышында һәйкәл турында аңлатма торса, төрбә эчендәге экспозиция, һич югында, элекке хәленә кайтарылса, еллар узып таушалган җир катламы яңадан ныгытылса, бу өлкәдә беренче адым ясалган дип уйларга була. Бу күп чыгым сорамый. Музей - заповедник бу эшләрне үз көче белән дә башкара ала.

Инде шәһре Болгарда "ташларны җыяр вакыт" җитте. Болгардан алып киткән Сабар -Илче ташы-- Казан университетында, КГУ да тагын бер, Милли музейда дүрт таш бар. Узган ел тагын бер таш Тарих институтына куелды. Үзебездә тиешенчә сакланмаганда бәлки моңа сөенергә кирәктер дә бит, күңел тартмый. Кабер ташы ул сокланып та , горурланып та карый торган музей экспонаты тугел, ул кайда табылган шунда сакланырга тиеш.. Бабаларыбыз рухын рәнҗетмик.

Бурашбәкләр мавзолее тышкы яктан күркәм төс ала. Болгарда реставрация эшенең аерым бер һәйкәлдә уңай якка узгәрүендә Болгар истәлекләренең начар саклануы Һәм реставрация эшләренең дөрес алып барылмавы турында беренчеләрдән булып язып чыккан Р.Г.Фәхретдинов һәм С.С.Айдаровларның роле гаят зур. Димәк, теләк булса эшләп була икән. Ләкин ярты юлда туктап калырга ярамый. Мавзолей "күрергә күркәм, керергә куркам" хәлендә калмасын өчен беренче чиратта аның порталын торгызырга кирәк. Көзге яңгырларның җимерелгән портал эзе аша стенадан эчкә үтеп керүен һәркем белә. Порталны торгызу буенча проект та эшләнгән. Төрбәнең пиштагын элекке хәленә кайтару турында фикерләр аерылса да, бер нәрсә ачык. Стена аша яңгыр суы эчкә үтәргә тиеш тугел.

Миңа узган ел казах далаларының күрке булган Абат-Байтакны күрергә туры килде. Гаят зур, йөзләгән кабер ташлары булган зиярат янына урнашкан, 15 нче йөз төрбәсенә галимнәр һәм мәдәният әһелләре тарафыннан булган игътибар һәм ихтирам сокландыргыч. Абат-Байтак турында берничә телдә матур итеп бизәлгән китаплар сатыла. Болгар төрбәләре нәрсә белән ким? Алар мәдәниятебезнең йөзек кашы, милләтебезнең горурлыгы түгелмени? Бу турыда милли һәйкәлләребезнең торышына битараф булмаган җәмәгатьчелек нәрсә уйлый икән?


Җәмил Мөхәммәтшин.

Апанай мәчете Татарстан башкаласы Казан шәһәренең иң борынгы мәчетләренең берсе. Ул 1767 елда әби патша рөхсәт биргәннән соң төзелә башлый. Пролетарийлар диктатурасы чорында мәчет бик нык зыян күрә. Манарасы, михрабы, идәннәре, тәрәзәләре ватылып, ул ике катлы бинадан өч катлы итеп үзгәртелә. 1995 елда мөселман җәмгыятенә кайтарып бирелгәч, катлаулы реставраөия эшләре башланды. Бүгенге көндә Апанай мәчетенең манарасы, михрабы, идәннәре, тәрәзәләре, түбәсе яңадан корылды. Әмма эчке һәм тышкы ягын штукатурлау, бизәү эшләренә, җылыту системасын ясауга финанс чаралары җитми. Мөхтәрәм кардәшләр! Мөмкинлегегез булса, Апанай мәчетен төзекләндереп бетерүгә үз өлешегезне кертүегезне үтенәбез. Сезнең ярдәмнәрегезне Аллаһы тәгалә садакаи җария итеп кабул кылса иде, төзекләнүче мәчетебез хезмәт итү дәверендә сезгә өзелгесез саваплар вә бәрәкәт килеп торса иде, дигән догада калабыз.
Садакаи җариягезне Апанай мәчетенә китереп бирергә, адресы: 420022, Казан, К.Насыйри урамы, 27, телефон: 843 2934292, яки түбәндәге хисап номерына күчерергә мөмкин:
 Мусульманская община при Апанаевской мечети
ИНН 1659007433 КПП 165501001 ОКПО 27824309
Банковские реквизиты р/с № 40703810300000000035 в АКБ «БТА-Казань» (ОАО) г. Казани,
к/с банка 30101810900000000798 БИК банка 049205798

  Rambler's Top100

[Домашняя] [Символ веры] ["Богоискательство"] ["Вечный двигатель"] [Матрица сердца] [Магрифат] [Мактубат] [Накшбандия]

 [Качества суфия] [Краткий словарь] [Книги почтой] [Мазхабы] [Ханафитский мазхаб] [Таклид] [Посещение могил] [Савап усопшим]