Вәлиулла Якупов «Иман» нәшриятенең рухи мирасны кайтаруда уйнаган роле» 4–6 ноябрьда Испарта шәһәрендә (Төркия) үткән халыкара «Төрки дөньяда динне өйрәнү» симпозиумындагы чыгышы

Написать письмоПечатьPDF

Беренчедән, ошбу симпозиумны оештыручыларга рәхмәт хисләремне белдерергә рөхсәт итегез, чөнки шушы агымдагы елның ноябрь — касим аенда Казандагы «Иман» нәшриятына 20 ел тула. Димәк, 20 еллык юбилей көннәрендә миңа «Иман» нәшриятының рухи мирасны кайтаруда уйнаган роле» дигән темага чыгыш ясау икеләтә рәхәт.


Нәшриятебез әле Советлар Союзы исән булган вакытта хасил булды. Ул вакытта халыкта Ислам турындагы әдәбиятка олы бер ихтыяҗ бар иде, чөнки ул елларда бүгенге татар телендә бер-ике генә дини китап чыккан иде. Шул кызыксынуны канәгатьләндерү өчен безнең нәшрият эшкә кереште һәм үткән егерме ел эчендә бер меңнән артык исемдә китаплар нәшер итә алды. Хәзер инде, димәк, татар телендә укучы алдында дини тематика буенча киң сайлау мөмкинчелеге бар дигән сүз. Әмма октябрь инкыйлабына хәтле татар телендә 14 мең исемдә китап нәшер ителгәнен истә тотсак безнең тарафтан әле бабаларыбыз эшләнгәннең фәкать ундүрттән бере генә булганын күрербез. Киләчәктә безгә әле тагын да күбрәк тырышырга кирәк.
Татар халкы, мәгълүм булганча, ислам динен рәсми рәвештә, дәүләт дәрәҗәсендә, унбер гасыр элек кабул иткән, ягъни милади буенча 922 елда. Аңлашыла ки, бездә күп гасырлык рухи мирас бар. Ул мирасны бүгенге укучыга җиткерү бик мөһим бурыч булып тора, бигрәк тә әгәр ул әсәрләр үз актуальлеген югалтмаган булсалар. Шуның өчен аерым игътибарны без, мәсәлән, Муса Ярулла Бигиевнең шәхесенә вә әсәрләренә бирәбез. Аның мирасына кагылышлы ике җыентык бастырдык. Шулай ук аның «Гарәп әдәбияты һәм ислам фәннәре» вә «Әл-вашиа фи накд аш-шиа» исемле китаплары дөнья күрде. Аның турында язылган ике китапны чыгардык: берсен Габдулла Баттал-Таймас, икенчесен Мехмет Гёрмез язган. Муса Ярулла иҗатына башка нәшриятлар да игътибар итә. Мәсәлән, дәүләт нәшриятендә «Татар илаһият фикере» дигән сериядә аның җыентыгы чыкты, ә быел исә — Коръән тәрҗемәсе дөнья күрде.
Җәдидче дип саналган башка авторларга килгәндә Әхмәдһади Максудиның (10 китап) һәм Сөнгатулла Бикбулатның (6 китап) әсәрләре иң күп басылган. Мөфти Ризаэтдин Фәхретдиннең «Җәвамигуль кәлим шәрхе» һәм «Ибн Араби» китаплары һәм әхлакка кагылышлы күп рисәләләре басылды. Җәдидче авторлардан тагын Шиһабетдин Мәрҗани, Габдерәшит Ибраһимов, Закир Кадыйри, Галимҗан Баруди, Габдерәхим Утыз-Имәни, Хәсәнгата Габяши, Габдрахман Гомәри, Йосыф Акчура, Һади Килдебяки, Габденнасыйр Курсави һәм Зыя Камалине атарга була.
Революциягә хәтле җәдидчеләргә каршы кадимчеләр бәхәс алып барган иделәр, алар да шактый күләмле әдәбият калдырганнар. Ул бәхәснең эчтәлеген аңлау, ике як аргументларын белү өчен кадимче әдәбиятнең үрнәкләрен дә без тәрҗемә иттек. Иң мәшһүр кадимче автор — ул Ишми ишан исеме белән мәшһүр Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов әт-Түнтәри, аның, мәсәлән, шундый хезмәтләре басылды: Мохтасар әл-Хави, шәригатьне торгызу шартлары. Мисбах әл-Хаваши. Габдулла Нәсавинең «Мозхиру әл-Кәлимәт әл-Җаруда әлләти һия фи ән-нәзура» хезмәте, шулай ук, Хафизетдин Болгариның ике китабы басылды.
Бүгенге Татарстанда хәнәфи мәзһәбе ачык тәнкыйтькә дучар ителә, аны шик астына куярга тырышалар. Шуның өчен хәнәфи мәзһәбенең дөреслеген һәм тәнкыйтьчеләрнең асылсызлыгын күрсәтү өчен берничә китап чыгарылды. Мәсәлән, Әбү Мазфар Багдадиның «Әл-интисар вә әт-тарҗих лил-мәзһәб әс-сахих», Габдрахман Җәүзинең «Дәфг шөбәһ әт-тәшбиһ», Габдулла Кахстаниның «Хәүляи һүм әл-хәвариҗ?» һәм Габделмалик Са‘адиның «Шәрх ән-нәсафия фил-гакыйдә әл-исламия». Хәнәфи фикһы буенча Һидая китабының ике өлеше тәрҗемәдә чыкты, «Моухтасар викая» һәм иске татар теленнән күп кенә җыентыклар төзелде.
Революциягә хәтле Казанда православие чиркәвенең Ислам белән көрәшү өчен оештырылган берничә миссионер мәркәзләре эшләде. Алар гәрчә Исламны бетерү өчен тырышсалар да, күп кенә фәнни хезмәт калдырдылар. Ул китапларда мөселманнарның мәгыйшәте, дин әһелләренең эшчәнлеге дөрес тасвирланган. Шул китапларның сериясен без нәшер итеп киләбез. Коблов, Машанов, Катанов, Красносельцев, Знаменский китаплары ул вакыттагы мөселманнар тормышын күзгә китерергә ярдәм бирәләр.
Рухи мирасыбызда күренекле урынны тәсаввыф белән бәйле әдәбият биләп тора. Халкыбызда мәшһүр булган ишаннарның әсәрләрен без кабат бастырырга тырышабыз. Инде Зәйнулла Рәсүлевнең «Мәкаләт Зәйния», Мөхәммәдзакир Чиставиның «Тәбсыйратүл-Мөршидин минәл мәшәих Халидийин», Мөхәммәд-Гариф Мөгазиның «Тарикать мәшәехләренең тәрҗемәи хәлләре» китаплары чыкты. Шулай ук Әхмәт Ясави, Мәүлә Колый хикмәтләрен, Суфи Аллаһиярнең, Таҗетдин Ялчыголның, Гали Чокрыйның шигъри мирасын бастырабыз. 
Мин әйтеп үткән идем, халкыбыз инде XI гасыр Исламны дәүләт дине рәвешендә таный. Шул вакыйга халкыбыз аңына көчле тәэсир ясаган. Бездә «Таварихе Болгария» исемендә берничә китап билгеле, анда Исламны татарларга сәхабәләр китергәнлеге тасвир ителә, татарлардан булган табигыйннар һәм табгу-табигыйннар телгә алына. Ул китаплар Шәрәфетдин Мөслими, Хөсәен Әмирханов һәм Таҗетдин Ялчыгол тарафыннан язылганнары бар. Аларны бөтенесен без кабат бастырдык.
Кызганычка каршы, безнең бай рухи традиция совет чорында өзелде дияргә була. Югары дини белем бирү чылбыры бик нечкәрде, шулай да эзлекле дәвамлылык саклана бирде. Хәзер без Совет чорында яшәгән голәманың язмаларын туплап чыгарырга тырышабыз. Инде ике китап чыкты — ул Габделхак Садыйковның һәм Габделхәбир Яруллинның язмалары, алар икесе дә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укып Совет чорында сакланып берникадәр әсәрләр язганнар.
Нәшриятебезнең эш юнәлешләре күп. Әмма кызганыч ки, әлегә без төрек теленнән илаһият китапларын бик аз тәрҗемә итә алдык. Бездә фәкать өч-дүрт китап кына чыкты: мәсәлән, Эсад Кылычерның «Ислам хокукында рай тарафдарлары», Ибраһим Марашның «Төрки дөньясында дини яңарыш». Әлбәттә, бу бик аз, киләчәктә без төрек теленнән Матуриди турында, Әбү Хәнифә турында әсәрләрне тәрҗемә итәр идек. Сезнең белән хезмәттәшлеккә өмет итеп калам.